Зинхар очен, кермэ тошлэремэ: аккорды для гитары
Зинхар очен, кермэ тошлэремэ: текст и аккорды
Куплет 1:
Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Мин бит сине күптән оныттым,
Җәй җилләре күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын. (x2)
Куплет 2:
Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан. (x2)
Куплет 3:
Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә. (x2)
Куплет 4:
Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам. ×2
Куплет 5:
Зинһар өчен, кермә төшләремә…
Минем хәлгә кемнәр төшенә? —
Сөям хәзер бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә. (x2)