Ак каен: аккорды для гитары
Ак каен: текст и аккорды
Сандугачка серен сөйли
Өй артында ак каен.
Шул каенга сыенып елыйм
Сине сагынган саен.
Куш:
Мин елыйм, мин елыйм
Сине сагынган саен.
Җырчысын чагынып каен,
Көтеп ала май аен.
Ник булмадык икән лә без:
Мин — сандугач, син — каен?
Куш:
Ник булмадык, ник булмадык
Мин — сандугач, син — каен?
Алар бездән бәхетлерәк,
Серләшәләр таң саен.
Ялгыз җанымны яндырма,
Бергә булыйк, тап җаен.
Куш:
Җанымны яндырма,
Бергә булыйк, тап җаен.