Зэйнэп Фэрхетдинова — Талларым: аккорды на гитаре и текст песни

Талларым: аккорды для гитары

  • Gm
  • F
  • Dm
  • D

Талларым: текст и аккорды

Куплет 1:
Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.
Припев:
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Куплет 2:
Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.
Припев:
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Куплет 3:
Үзем беләм, киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин болай бүтән яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам талларым!
Припев:
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
  • Источник Яндекс Музыка
Текст песни «Талларым» дополнен аккордами и приведён для обучения игре на гитаре (ст. 1274 ГК РФ). Права принадлежат правообладателям.