Салават Фатхетдинов — Салкын чэй: аккорды на гитаре и текст песни

Салкын чэй: аккорды для гитары

  • Am
  • Dm
  • E
  • F
  • G

Салкын чэй: текст и аккорды

Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.
Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде,
Кая югалдың китеп.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.
Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк.
Ялгыз булгангадыр инде,
Өемнең дә яме юк.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.
  • Источник Яндекс Музыка
Текст песни «Салкын чэй» дополнен аккордами и приведён для обучения игре на гитаре (ст. 1274 ГК РФ). Права принадлежат правообладателям.